Татарлар дөнья тарихында конференция

10 Апреля 2017 2017 елның 7-8 апрелендә Бөекбританиянең Оксфорд шәһәрендә «Татарлар дөнья тарихында» дип аталган конференция узды. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты Оксфорд университеты белән берлектә оештырды. Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Европа татарлары альянсы һәм Бөекбритания татарлары ассоциациясе дә хуплады.

Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландиядәге Россия вәкиллеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Мәгълүмат, матбугат һәм мәдәният буенча вәкиллекнең киңәшчесе Константин Шлыков сәламләде.

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, җиде томлык «Татарлар тарихы» китабы һәм «Дөнья тарихында Алтын Урда» монографиясенең шеф-редакторы, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов кунаклар һәм катнашучыларга Алтын Урданың үсешен тикшерүнең алшартлары хакында сөйләде.

«Алтын Урда һәм Россия, Европа татарлары тарихы буенча бик күп уйдырма яши. Алар татарларны Евразия далаларын изеп тоткан халык итеп күрсәтә. Сталин 1944 елда Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүне тыя. Үзгәртеп кору елларыннан соң Алтын Урда һәм татарлар тарихын дөрес итеп чагылдыручы кыю галим-тарихчылар барлыкка килә», — диде Рафаэль Хәкимов үз чыгышында. 

Оксфорд университетыннан британия тарихчысы, Россия, Кавказ, һәм Византиянең урта гасырлар тарихы белгече, профессор Джонатан Шепард сәламлау сүзе белән чыгыш ясады.

7 апрельдә җиде томлык «Татарлар тарихы»ның беренче күчермәсен һәм «Дөнья тарихында Алтын Урда» монографиясенең инглиз теленә тәрҗемә ителгән вариантын Оксфорд университетының Бодлиан китапханәсенә тапшыру тантанасы узды. 

Возврат к списку