Татар телендә югары техник белем бирүгә 25 ел

19 Апреля 2017 внутрь 1.jpg

2017 елның 18 апрелендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетындаТатар телендә югары техник белем бирүгә 25 ел”  дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.


Конференция узган меңьеллык азагында техник фәннәрне татар телендә укытуны беренче булып яңартып җибәргән һәм бүген дәвам иткән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) һ.б. югары уку йортларының бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм киңрәк җәелдерүгә багышланды.

Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, ТР Дәүләт советы, ТР югары уку йортлары ректорлары, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан оештырылды.

Татар телендә югары техник белем бирүгә 25 ел” конференциясе актлар залында пленар утырыш белән башланып китте, сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Э. Н. Фәттахов; ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Д. Ф. Заһидуллина; КДАТУ ректоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Р. К. Низамов; ТР Дәүләт советы рәисе, Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. И. Вәлиев; Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р. З. Закиров һ. б. чыгыш ясады.

Мөхтәрәм кунаклар үз чыгышларында КДАТУда татар телендә белем алучы студентларны сәламләп, татар теле һәм мәдәнияте, татар телендә укыту системасының усеше мәсьәләләре турында фикер алышты,  архитекторлар һәм төзүчеләрнең профессиональ эшчәнлеге, Татарстанда милли архитектура булдыру, үзенчәлекле объектлар төзү турында сөйләшү алып барды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фаттахов уку йортында татар телендә югары белем бирү үсешенә зур өлеш керткән фән эшлеклеләренә, укытучыларга мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Конференция кысаларында КДАТУ һ.б. уку йортлары галимнәре татар телендә бастырып чыгарган укыту-методик әдәбият күргәзмәсе, Университетта татар телендә югары техник белем бирүне оештыручыларның берсе В.Ш. Фәтхуллинның (1937-2005) 80-еллыгына багышланган кургәзмә эшләде. 

Конференция үз эшен пленар утырышлар һәм фәнни секцияләр белән дәвам итте. 


Возврат к списку