Электрон база

21 Апреля 2017

2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы утырышында татар халкының тарихи-мәдәни мирасын туплаган бердәм тикшеренү һәм фәнни-белешмә электрон мәгълүмати база булдыру турында сойләшенде. Проектны ТР ФА А. Х. Халиков ис. Археология институты директоры А. Г. Ситдиков тәкъдим итте.

Электрон база универсаль характерда кулланучы өчен дә, белгечләр өчен дә, проектны формалаштыручы структуралар өчен дә аңлашылырлык интерфейс белән ясалган. Мәгълүмат комплекслы рәвештә тупланып, материал чыганагын һәръяклап, төрле фәнни өлкәләләр тарафыннан ачып бирәчәк. Якынча 6000 мәдәни мирас объектлары һәм Археология институтының язма материаллар архивының 50%  инде мәгълүматлар базасына  кертелгән. Шулай ук ТР территориясендә кыр шартларында башкарылган барлык археологик эшләр дә исәпкә алынып бара.

"Комплекслы мәгълүмати бердәм базаны файдалануга тапшыру татар халкының тарихи-мәдәни мирасы антологиясен формалаштыруга алып бара. Базадагы барлык язма архив тикшеренү материаллары үзәкләштерелгән, тәртипкә китерелгән формада карала һәм киң даирә кешеләре өчен татарларның зүр күләмле мәдәни мирасын системалы рәвештә өйрәнү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте А. Г. Ситдиков.


Возврат к списку