Тагиров

14 Декабря 2017
3333.jpg2017 елның 11 декабрендә ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге “Халык биюе һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм заман сулышы” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Г.Х. Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган бу фәнни чара ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының хореографик сәнгать факультеты халык биюләре кафедрасы белән берлектә оештырылды. 
  
Гай Таһиров – тикшеренүче һәм новатор, Татарстан халык бюләрен өйрәнүне башлап җибәрүче. Фольклор материалларын туплау, эшкәртү өлкәсендәге беренче адымнарны нәкъ менә ул башлап җибәрде. Татар халык биюләрен өйрәнү буенча экспедицияләр оештырган һәм аларда үзе катнашкан Гай Таһиров, беренче татар балетмейстеры буларак, экспедиция материалларын җәмгыятьнең мәдәни даирәсенә кертүгә зур көч куя. Татар академия театрында (1928–1933 елларда), М. Җәлил исем. Татар опера һәм балет театрында (1938–1972 елларда), Г. Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе каршындагы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1952–1970 елларда) эшләү дәверендә ул музыкаль-драматик хореография, балет һәм опера спектакльләре кую белән шөгыльләнә. Аның сәхнә иҗатында “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Шүрәле” кебек дөньякүләм классик сәнгать үрнәкләре, “Фауст”, “Кармен” операларына куйган биюләре һәм тагын күптөрле хезмәтләре мәгълүм. Гай Таһировның төрле елларда һәм төрле сәхнә мәйданнарында тәкъдим ителгән 365 хореографик эше арасында төп урынны татар биюләре алып тора. 

“Халык биюе һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм заман сулышы” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция эше 2 юнәлештә барды: “Хореография өлкәсендә фән һәм белем бирү интеграциясе”; “Хореографик фольклор һәм аның сәхнәдә гәүдәләнеше”. Программаның тематикасы Гай Таһиров мирасына кагылышлы мәсьәләләрне һәм аларның балет күренешләрендә, халык биюләрендә, бүгенге заман белеме һәм мәдәнияте контекстындагы профессиональ хореографиядә чагылышын, халык биюләренең этник үзенчәлеген, фольклор биюләрне өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны практик куллану формаларын колачлады. 

Кече зал фойесында Гай Таһиров тормышы һәм иҗатының мөһим этапларын яктырткан фәнни һәм басма хезмәтләрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Күренекле сәнгать эшлеклесе Гай Таһировның тууына 110 ел тулу уңае белән оештырылган Халыкара фәнни-гамәли конференция анда катнашучыларга һәм килгән кунакларга, фәнни күзлектән караганда, бүгенге көндә тикшеренүләрнең объектив максатлары һәм бурычлары кебек күп төрле проблемалар хакында киңәйтелгән фәнни диалог алып барырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, алар барысы да Гай Таһировның тормышына һәм иҗатына, Татарстан хореографик сәнгате үсешендә аның бәяләп бетергесез өлешенә һәм бүгенге замандагы сәнгати процессларга, шулай ук дөньякүләм хореографик сәнгатьнең актуаль проблемаларына бәйләп алып барылды.



Возврат к списку