Путин

2 Марта 2018
Казан, Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш. Алар университетлар, академик институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең мөмкинлекләрен берләштерәчәк, диде Президент.

«Мондый үзәкләр Казан, Самара, Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, Владивосток, Калининград һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә башлады инде. Аларны зур проектларны гамәлгә ашыруга юнәлетргә кирәк. Шул исәптән, геном тикшеренүләр өлкәсенә дә», - дип саный Владимир Путин. 
Чыганак: Татар-информ.

Возврат к списку