Астрономия

27 Марта 2018
Татарстаннан өч укучы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Интеллектуаль ярыш Волгоградта 20-25 март көннәрендә узды. Татарстан укучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән өч турда: теория, гамәли һәм блиц-турнирда көч сынашты.

Астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан укучылары өч призлы урын алды. КФУ IT-лицееның 11 сыйныф укучылары Игорь Никоноров һәм Ратмир Газизов, шулай ук 10 сыйныф укучысы Айрат Нотфуллин призер дипломына лаек булды.
Чыганак: Татар-Информ.



Возврат к списку