Маргулан 2018

Маргулан 2018 24 Апреля 2018
2018 елның 19 апрелендә "Маргулан укулары 2018. Рухи модернизация һәм археологик мирас" халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында К. Жубанов исемендәге Актүбә региональ дәүләт университетында "Бөек ефәк юлының сакраль географиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Татарстан археологлары С.Г. Бочаров һәм А.Г. Ситдиков "Каффа шәһәре - Бөек ефәк юлының конбатыш тәмамланышы" дигән доклад белән чыгыш ясады. Докладта Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Төньяк Кавказ һәм Кырымдагы иң яңа эзләнүләре тәкъдим ителде.

Шулай ук, чара барышында А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдиков ЮНЕСКО Халыкара үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Д.А. Воякин белән очрашты. Сөйләшүләр һәм фикер алышулар барышында ике Институт арасындагы хезмәттәшлекне тыгыз бәйләнешкә әйләндерү кирәклеге ачыкланды, моның нәтиҗәсендә белем бирү өлкәсендә, материаль һәм материаль булмаган мәдәни мирас, әйләнә-тирә мохит, археология, тарих, сәнгать тарихы, дин тарихы, фән тарихы, этнография, тарихи география һ.б. өлкәләрдә уртак фәнни эзләнүләр эшчәнлеге турында меморандумга кул куелды.



Возврат к списку