220520182

220520182 22 Мая 2018
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Әлфис Суфиян улы Гаязов белән очрашу һәм аның «Бәхет дагасы» (2018, Татарстан китап нәшрияты) китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра.

Әлфис Суфиян улы Гаязов – Башкортстан Фәннәр академиясе Президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, БР ФА академигы, Россия Мәгариф Академиясенең мөхбир әгъзасы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РФ югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре. 

Әлеге чара 2018 елның 23 маенда ТР Фәннәр академиясенең Кече залында 14.00 сәг. башлана (Казан ш., Бауман ур., 20) 



Возврат к списку