Фәнни ачышлар эзеннән Академик Марс Константинович Михайлов

Фәнни ачышлар эзеннән  Академик Марс Константинович Михайлов 19 Июля 2019

Фәнни ачышлар эзеннән

Академик Марс Константинович Михайлов.

Марс Константинович Михайлов моңа кадәр дөньяда беркем дә кагылмаган фәнни темага язылган – «Рентгенодиагностика родовых повреждений позвоночника» («Бала туу вакытында умыртка баганасы зыян күрүне рентген ярдәмендә ачыклау») моног­рафиясенең авторы да. Хезмәт принципиаль яңа күзаллау барлыкка китерә. Әгәр моңа кадәр дөньяда бала табу вакытында баш мие зарарлану очракларын гына өйрәнгән булсалар, Казан галимнәре умыртка һәм арка мие имгәнүне тикшерә башлый һәм бала тапканда, барыннан да бигрәк, умыртка баганасының муен өлеше имгәнүне ачыклый. Әмма мондый имгәнүләрне, әйтик, бала табу йортларында рентгенологик күзәтү методикалары булмый. Сабыйларның умыртка баганаларын тикшерү алгоритмын беренче булып Марс Ми­хайлов тәкъдим итә. Шушы методика нигезендә Казан галимнәре яңа туган балаларның умыртка һәм арка мие имгәнү симптомнарын күрсәтәләр һәм аларны морфологик, гистологик тикшерүләр ярдәмендә дәлиллиләр. Бу вакытта муен сөякләрендәге аркылы тар каналлардагы умыртка артерияләренең зарарлануына аерым игътибар бирелә.

Зыян күргән умыртка артерияләрен тикшереп, муен сөякләрендәге зур булмаган кымшануларның да неврологик авыруларга китерү куркынычы ачыклана. Бу имгәнүләр күп кенә сәбәпләр, шул исәптән, бала табу процессына акушерларның актив катнашуы белән аңлатыла. «Безнең нәтиҗәләр медицина җәмәгатьчелеген шаккаттырды, - дип искә ала Марс Михайлов. - Алар неврологик авыруларга карата урнашкан карашны тамырдан үзгәрттеләр».

Казан галимнәренең хезмәтләре Россиядә дә, чит илләрдә дә мәгълүм. Марс Михайлов Белград университетының (Югославия) медицина факультеты чит ил профессоры, Мюнхенда (Алмания) Үсеш Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы итеп сайланган. Халыкара мәгълүматлаштыру ассоциациясе (Бельгия) аңа «философия докторы» дәрәҗәсе биргән. Американың биография институты «ел кешесе» (1997 ел) итеп сайлаган, 2011 елда кабат шул исемгә тәкъдим иткән.

Гуманитар, табигыять һәм техник фәннәр үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасында бер төркем галимнәрдә дәүләт премиясе бирелә. Алар арасында КДМА хезмәткәрләренең «Бала табу вакытында үзәк нерв системасы зарарлану. Мультидисциплинар якын килү, диагностика, профилактика һәм этаплап реабилитацияләү системасы» хезмәте дә бар. Марс Михайлов – бүләкләнүчеләр арасында. Аның тарафыннан балаларда умыртка һәм арка мие зарарлану очракларын төркемләү башкарылган. Хезмәтләренең нәтиҗәләре исә берничә докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен әзерләгәндә файдаланылган. Бу аның икенче Дәүләт премиясе. 

Возврат к списку