Илон Маск Айга һәм Марска очачак корабын күрсәтте

Илон Маск Айга һәм Марска очачак корабын күрсәтте 29 Сентября 2019

Илон Маск Айга һәм Марска очачак корабын күрсәтте

SpaceX ширкәте башлыгы Илон Маск экипаж белән Айга һәм Марска очу өчен Starship галәм корабын тәкъдим итте. Беренче сынаулар алдагы айларда узачак.

Маск сүзләренчә, корабны күп тапкыр кулланып булачак. Башта ул 20 километр чамасы биеклеккә күтәреләчәк, галәмдә бер-ике ай үткәрәчәк, шуннан соң Җиргә әйләнеп кайтачак.

Илон Маск планнарына күрә, экипажлы кораб Марска 2025 елда ук китәргә мөмкин. Аппарат йөзгә кадәр кеше һәм 150 тонна йөк күчерә алачак, шуңа күрә Айда һәм Марста шәһәрләр төзелергә мөмкин, диелә SpaceX компаниясе твиттерында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу галәм корабының беренче юлчысы миллиардер һәм сәнгать коллекционеры Юсак Маэдзава булачак. Ул беренче галәм туристы сыйфатында әлеге корабта Айны әйләнеп чыгачак.


Возврат к списку