к юбилею Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА

к юбилею Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА 1 Октября 2019

Тәлгат Галиуллин: «Шәкертем Дания»

Язылачак мәкаләмә шул исемне куйдым да, үз кыюлыгыма шаккатып, як-ягыма багып алдым. Г.Исхакый әйтмешли, “сүземез” бит Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, җөмһүриятебезнең атказанган фән эшлеклесе, танылган әдәбият галиме, тәнкыйтьче, милли мирасыбызның тарихын тәфсилләүгә багышланган йөзләгән хезмәтләр, язмалар авторы, әллә ничә кандидат, доктор әзерләгән Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА турында барачак.

Ә мин аны “шәкертем” дип атарга җөрьәт иттем. Шәкерт ул – безнең күзаллавыбызда, идәнгә утырып, аякларын аркылыга бөкләп, әлпи-тисидән башлап, Коръәнне ятлаучы, самими, эчкерсез зат. Дания ханым нинди генә югары гыйльми-административ дәрәҗәләргә ирешмәсен, бөеклеге белән гади булып кала алды, беркайчан тәкәбберлек коткысына бирелмәде. Ул, мәсәлән, минем юбилейны оештыруны үз кулына алып, соңгы ноктасына хәтле “дилбегәне” ычкындырмады һәм “Казан утлары”нда басылган “Әдәбиятның йөрәк тибешен тоеп” исемле монографик мәкаләсендә тәнкыйди-гыйльми эшчәнлегемне яңача бәяләп, хезмәтләремнең берәү дә игътибар итмәгән якларын күреп сөендерде. Үземне шартлы рәвештә аның урынына куеп карыйм. Мин Фәннәр академиясе президентының беренче урынбасары булсам, кеше хезмәтләрен энәсеннән-җебенә чаклы төпченеп утыра алмас идем кебек. Ә бит галим өчен вак-төяк юк, һәр хәреф, нокталы өтер игътибарга лаеклы. Яисә Дания ханым “Казан утлары”нда алып барган “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасына игътибар юнәлтик. Аның һәр яңа исемнең, шигърият яки проза әсәрләрен җентекләп тикшереп, ачышлары өчен ихластан сөенеп, тәнкыйтендә дә шәхесләргә каты бәрелмичә, әмма турысын әйтеп, әдәбиятыбызның киләчәге өчен ихластан борчылып яшәве күренә.

Дания ханым белән беренче очрашуыбыз һәм аспирантым булып китүе – үзе бер тәварих. Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты аякка басып килгән катлаулы, дәртле, киләчәгебезгә ышаныч белән яшәгән чор. Һәр елны көндезге бүлеккә йөзләп студент кабул итәбез. Үзебезнең юнәлешләребез буенча аспирантурабыз бар. Көндәлек эшләр белән мәшгуль булып, кәгазьләргә күмелеп утырганда, декан бүлмәсенең ишеген шакып, вакланып тормыйча, әдәбият кафедрасы доценты, инде танылган язучы, дустым Мөхәммәт Мәһдиевнең чалара башласа да, куе чәчле, классик борынлы башы күренде, аннары туры аркалы гәүдәсе пәйда булды. Ул үзе генә түгел икән, янәшәсендә аксыл чәчле, озынчарак буйлы, җыйнак гәүдәле, зәңгәрсу күзле бер кыз басып тора…. Мәһдиев ачыкламыш кертте.

– Бу Дания исемле кыз, безнең бүлекне тәмамлады. Мөслим ягыныкы, бик яхшы укыды, әдәбиятка гашыйк, үзе шигырьләр дә яза. Минем “Әллүки” түгәрәгенә йөрде, үзен шуннан яхшы беләм. Ул милли мәктәпләр институтына аспирантурага кергән, безнең факультетка күчәсе килә…

Мәһдиев юк-бар кеше өчен бәясен төшереп йөрмәс дип, фәнни җитәкче булырга ризалаштым. Методика ягын кайгыртуны татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Камил Биктаһировка тапшырырга булдык. Дания хезмәтен вакытында тәмамлап, 1993 елда яклап та алды, эшкә дә шул кафедрада калдырылды, бераздан аның мөдире дә булды.

Югары уку йорты укытучысы буларак, ул студентларга кулланма булырдай хезмәтләр язуга зур әһәмият бирә. Каләмдәшләре Т.Гыйләҗев, Ә.Закирҗанов, Н.Йосыпова белән берлектә язылган “Татар әдәбияты: Теория, Тарих; хезмәте кат-кат (2004, 2006, 2-нче басма) басылып, 5000 данәдә таралып бетте.

Аның сәләтен, кыю җитезлеген күрсәткән бер кире каккысыз тагын дәлил. Ул җиде-сигез ел тулар-тулмас, 2001 елда “Татар әдәбияты нәзариясенең формалашу һәм үсеш этаплары (ХХ гасырның беренче чиреге)” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Һәр галимнең хыялы, гомеренең иң үзенчәлекле, иҗади үсешенең күрсәткече, фәнни эзләнүләренә мәгълүм нәтиҗә ясаган докторлык диссертациясе гадәттә 10-15, хәтта 20 ел гомерне ала. Үзебездә яклау советы ачылгач, ул шактый вакыт аның гыйльми сәркатибе булып эшләде. Докторлык хезмәтендә Дания ханым ХХ йөз башы татар әдәбиятының иҗади, фәлсәфи, сурәтле фикерләү үсешен җентекләп тикшереп, аңа кадәр игътибардан читтәрәк калган әсәрләрнең гаҗәеп бай, катлаулы булуын күрсәтә алды…

Мәкаләне тулырак «Мәдәни җомга» сайтында укырга була.


Возврат к списку