Татарстан педагоглары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесендә җиңде

Татарстан педагоглары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесендә җиңде 27 Ноября 2019

Татарстан педагоглары "Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү" иң яхшы практикалар конкурсында җиңде

«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты. 110 катнашучы җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.

«Муниципаль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Чаллы укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина, Чистайдан Гөлия Җәләлетдинова һәм Лилия Мәсгутова җитңде.

«Җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләүдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яшел Үзәннән Эльвира Камалиева, «Аерымы белем бирү оешмасының иң яхшы эшендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Казаннан Әлфия Галиева һәм Гөлназ Галиева җиңде.

«Татар-информ»


Возврат к списку