Мәгариф өлкәсендә эшләүче Татарстан методистлары өчен Мәскәү эксперты семинар уздырды

Мәгариф өлкәсендә эшләүче Татарстан методистлары өчен Мәскәү эксперты семинар уздырды 29 Ноября 2019

Мәгариф өлкәсендә эшләүче Татарстан методистлары өчен Мәскәү эксперты семинар уздырды

Казанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, педагогика фәннәре докторы, Дәүләт гуманитар-технология университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры Алексей Майерның авторлык семинары узды.
Семинар белем бирү һәм һөнәри стандартларны яңарту шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләренә багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы мәгариф идарәсе (бүлекләре) органнары методистлары һәм белгечләре, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы


Возврат к списку