Казанда «Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның универсаль кыйммәтен формалаштыру» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды 2-9.12

Казанда «Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның универсаль кыйммәтен формалаштыру» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды 2-9.12 4 Декабря 2019

Минтимер Шәймиев: “Россиянең табигать, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнүдә һәм популярлаштыруда Татарстанның зур потенциалы бар”

Кичэ, 3 нче декабрьдә Казан ратушасында форумның пленар утырышы -“Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның күренекле универсаль кыйммәтен формалаштыру” дигән халыкара конференция узды.

Пленар утырышны ЮНЕСКОның мәдәниара диалог буенча Махсус илчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ачты һәм алып барды.

Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты М.Х. Саләхов, академигы Н.А. Сахибуллин, ТР ФА мөхбир-әгъзасы И.Ф. Бикмаев та катнаштылар.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында республикада мәдәни мирасны саклау, мәдәниара һәм динара диалог өлкәсендә халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе урнашты, дип билгеләде.

“Астрономия мирасы кеше цивилизациясенең һәм дөнья мәдәниятенең, кешенең дөньяны, табигатьне һәм галәмне белүгә тарихи омтылышы белән бәйле бөек казанышыннан гыйбарәт. Астрономия күзәтүләре барлык Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләренең беренче фәнни белемнәре формалашуының аерылгысыз өлеше булып тора”, -диде ул.астро2.jpg

«Дөньякүләм хәзинә буларак астрономия бик аз тәкъдим ителгән. Безнең бурыч – шуны белеп тору, туплану һәм нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итү», - диде ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе.

Дәүләт киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең табигый, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнү һәм популярлаштыруда гаять зур потенциалга ия.

Аның фикеренчә, нәкъ менә Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары белгечләреннән торган галимнәр төркеме халыкара экспертлар белән бергә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен КФУның астрономия обсерваторияләренең номинацион досьесын әзерләргә керешәчәк. «Әлеге эшне башлап җибәрү өчен ныклы нигез бар», - дип сүзен йомгаклады ТР Дәүләт киңәшчесе.

Ул шулай ук форумда катнашучыларны Казан астрономия мәктәбе һәм Энгельгардт исемендәге Казан обсерваториясенең барлыкка килү тарихы һәм Казан университеты астрономнарының казанышлары белән таныштырды.

Утырышта шулай ук Халыкара астрономия берлегенең Бөтендөнья мирасы һәм астрономиясе комиссиясе президенты, Гамбург университеты һәм Гамбург обсерваториясе профессоры Бабетта Эмма Гудрун Вольфшмидт, РФА академигы Михаил Маров, РФА мөхбир әгъзасы, Пулково обсерваториясе фәнни җитәкчесе Александр Степанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар шулай ук Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре академигы, Германиянең Астрофизика институты директоры Рәшит Сүняевнең видеомөрәҗәгатен күрделәр. РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның сәламләвен РФ Мәдәният минстрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов укыды.

ТР Президенты матбугат хезмәте


Возврат к списку