Рафис Борһанов мәктәпнең төп законын атады

Рафис Борһанов мәктәпнең төп законын атады 15 Января 2020

Балаларга туган телне укыту мәсьәләсендә яңартылган белем стандартларына өмет зур

Балаларга туган телне укыту мәсьәләсендә яңартылган белем стандартларына өмет зур. Башлангыч һәм төп мәктәп өчен ФДББС 2020 елның 1 нче сентябрендә кабул ителер дип көтелә. Рафис Борһанов татар теле укытучылары, методистлар, мәктәп директорларына стандартларны яңарту юнәлешендә әле күп эш көтелүен әйтте.

«Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан башлангыч hәм төп мәктәп өчен ФДББСка үзгәрешләр кертү буенча бик зур эш башкарылды. Дәүләт телләрен hәм халык телләрен туган тел буларак укыту ягыннан төпле эш оештырылды. Президентыбызга бик зур рәхмәт, аның катнашы булмаса, бу эшне болай тирән итеп алып барып булмас иде, – диде министр.

Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү мәсьәләсе соңгы елларда иң мөhим сорауларның берсе булып тора һәм актуальлеген югалтмый.

«Безнең тарафтан Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән бу өлкәдә тыгыз эш алып барыла. Аның нәтиҗәсен барыбыз да күрәбез. Шуларны исәпкә алып, безнең тарафтан Россия халыкларының туган телләрен укыту концепиясен тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр, юл карталары җибәрелде», — дип хәбәр итте Борһанов.

Күптән түгел Рафис Борһанов федераль министрлык вәкилләре белән очрашкан. Татарстан укытучыларын «Мәгариф» милли проекты юнәлешендә тыгыз эк көтә

Возврат к списку