коронавирус

коронавирус 17 Февраля 2020

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы: коронавирус җир шарындагы халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин

Хәзер коронавирус бер кешедән ике-өч кешегә күчә, бу таралу рәвеше сакланса, авыручылар саны артачак дип фаразлый белгечләр. Кытайда килеп чыккан яңа коронавирус киләчәктә Җир йөзендәге халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин. Моны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре вирусның таралу рәвеше моделен ясау ярдәмендә ачыклаган.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшчесе, биостатист һәм эпидемиолог Айра Лонджини сүзләренчә, вирус хәзер бер кешедән ике-өч кешегә күчә, бу аның шактый зур тизлектә таралуына китерә. Авыру чыганагы булган төбәкләр карантинга ябылса, вирус таралуын ике тапкыр киметергә була, ләкин бу очракта да дөнья халкының 30 проценты аны йоктыру куркынычы астында кала дигән белгеч. Бу турыда Bloomberg язган.

Лондон Империя көллияте галиме Нил Фергюсон исәпләвенчә, Кытайда гына да көнгә 50 мең кеше яңа вирусны эләктерергә мөмкин.

Шул ук вакытта Кытайда вирустан дәвалауның нәтиҗәле ысулы табылган дип хәбәр ителә. Авырудан терелгән кешенең плазмасын авыру кеше тамырларына салу яхшы нәтиҗә күрсәткән. Авыруны җиңгән пациентларның канында вируска карата антитәнчекләр барлыкка килүе ачыкланган, дип яза Синьхуа агентлыгы.

17 февраль иртәсенә булган саннарга караганда, коронавирус белән 71 327 кеше авырый. Үлүчеләр саны 1775 кә җиткән.


Возврат к списку