SWAN Яшел кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште

SWAN Яшел кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште 18 Мая 2020

SWAN Яшел кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште

2020 елның 25 мартында SWAN (аккош – ингл) камерасыннан алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә Австралиядән һәвәскәр астроном Майкл Маттиаццо тарафыннан ачылган C/2020 F8 кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште. SWAN камерасы – SOHO космик станциясе җайланмаларының берсе, ул Кояшны күзәтү өчен билгеләнгән.

Казан федераль университетының Космик тикшеренүләр һәм технологияләр кафедрара мәгариф-фәнни үзәге – В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьев SWAN исемен алган C/2020 F8 кометасы турында һәм аны ничек күрергә мөмкин булуын сөйләде.

“13 майда SWAN яшел кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште. Планетабыздан аңа кадәр ераклык якынча 0,557 астрономик берәмлек тәшкил итә (1 а.е = 140 млн км, бу Җирдән Кояшка кадәр уртача ара). Кометаның төсе аның койрыгында (яки койрыкларында) урнашкан газларга бәйле. Яшел төс C/2020 F8 цианга бәйле. Кояш җиле циан молекулаларын кузгата, һәм алар яктыра башлыйлар. Нигездә, без кометанының газдан һәм тузаннан – микрокисәкчекләрдән торган һәм комета тәненнән кояш җиле тарафыннан очыртыла торган нурлы койрыгын күрәбез. Ул уннарча мең километрга җәелергә мөмкин, өстәвенә, ул кометаның Кояшка якынрак килүе белән арта бара “, – дип хәбәр итте Юрий Анатольевич.

Әгәр дә кометаның гигант койрыгын тәшкил итүче барлык микрокисәкчәләрне бергә җыеп алсак, алар гади чемоданга сыеп бетәчәк, диде галим. Ул шулай ук кометаның астероидтан нәрсә белән аерылуын аңлатты:

“Астероидлар дип гадәттә орбиталары Юпитер орбитасына кадәр җиткән космик объектларны атыйлар, алар металлардан һәм кыялы материаллардан тора. Кометалар – Юпитер орбитасыннан читтә ятучы космик киңлектән килә торган кече күк җисемнәре. Кометалар боздан, тузаннан һәм билгеле бер күләмдә кыялы материалдан тора. Комета Кояшка якынлашканда, анда «кома» (комета төше тирәли газ тузаны болыты) һәм кайчак койрык (яки койрыклар) барлыкка килә. Бу кометаның бозы парга әйләнгәнгә була. Кояшка якынайгач, комета кисәкләргә таркала яки кечерәк астероидка охшаган предметка әверелә. Без койрыкның һәрвакыт артта урнашуына күнеккәнбез, ләкин кометаның койрыгы һәрвакыт Кояштан читкә юнәлгән, шуңа күрә, очып киткәндә, койрык кометадан алда хәрәкәт итә».

Комета хәзер Җиргә иң якын ераклыкта булуга карамастан, ул май ахыры – июнь башында, аның белән Җир арасындагы ераклык артканда яхшырак күренә. Астрономия обсерваториясе директоры сүзләренә караганда, бу кометаның Кояшка якынаюы белән аңлатыла, аның койрыгы якынайганда күләме дә артырга тиеш, шулай ук комета Кояшта яхшырак ялтырап күренәчәк.

“Хәзер Төньяк ярымшарда SWAN кометасын күзәтү өчен шартлар бик үк уңайлы түгел, чөнки, беренчедән, ул күк йөзенең төньяк өлешендә горизонт өстеннән шактый түбән тора – горизонт өстеннән биеклек нибары 20 градус тәшкил итә, икенчедән, аның ялтыравы шактый зәгыйфь. Хәзер аның ялтыравы бишенче йолдыз зурлыгындагы йолдызларныкы кебек үк (коралсыз килеш күзәтү бик кыен), ләкин июнь башында ул Җирдән ераграк булса да, яхшырак күренәчәк, чөнки бу вакытта аның ялтыравы өченче йолдыз зурлыгындагы йолдыз белән чагыштырырлык (әгәр, әлбәттә, комета Кояш нурланышы тәэсирендә җимерелмәсә) булачак.

Шуңа да карамастан, хәзер аны яхшы бинокльдән күрү мөмкинлеге бар, әмма моның өчен горизонт сызыгын яба торган объектлар булмаган тигез урынга чыгарга, ә тагын да яхшысы – калкулыкка күтәрелергә кирәк булачак. Офык сызыгы өстендәге 20 градус – бу бик зур биеклек түгел. Май-июнь айларында комета Персей һәм Возничий йолдызлыклары аша узачак һәм күк йөзенең төньяк-көнчыгыш өлешендә күзәтеләчәк», – дип хәбәр итте КФУ профессоры Юрий Нефедьев.

Яңалык КФУ сайтыннан алынды


Возврат к списку