«Пушкин-ФЕСТ»2020

«Пушкин-ФЕСТ»2020 1 Июня 2020

«Пушкин-ФЕСТ» фестивале чаралары онлайн-режимда узачак

1 июньнән 6 июньгә кадәр А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә «Пушкин-ФЕСТ» узачак. Фестивальнең һәр көне билгеле бер темага багышлана:

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне: Пушкин балалар өчен.

2 июнь - Халык мәдәнияте көне: Пушкин һәм халык мәдәнияте.

3 июнь - Кул эшләре көне: Пушкин һәм декоратив-гамәли иҗат традицияләре.

4 июнь - Фән көне: Пушкин һәм фән.

5 июнь - А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең туган көне.

6 июнь - Рус теле көне

Программада:

  • А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында видеохикәяләр;
  • Видеосюжетлар: А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк эшчәнлеге турында;
  • Видеолекцияләр һәм видеочыгышлар;
  • Танып-белү викториналары, мастер-класслар;
  • А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең туган көнендә видеокотлаулар;
  • "ЖИВаGO" төркеме җырлары.
  • «Пушкинда кунакта» дигән виртуаль рәсемнәр күргәзмәсе;
  • «А.С.Пушкин әкиятләре укыйбыз» балалар флешмобы.
«Пушкин-ФЕСТ» онлайн-фестивале контентын бу Сылтама! буенча карарга була

Возврат к списку