Югары уку йортларына керү өчен гаризаны 20 июньнән

Югары уку йортларына керү өчен гаризаны 20 июньнән 10 Июня 2020
Югары уку йортларына керү өчен гаризаны 20 июньнән дистанцион рәвештә бирергә мөмкин
Быел 9 һәм 11 сыйныф укучыларының барысы да имтиханнар тапшырмыйча аттестат алачак.

БДИ нәтиҗәләреннән башка югары уку йортына керү өчен гаризаларны 20 июньнән бирергә мөмкин булачак, шул исәптән дистанцион рәвештә дә. РФ премьер-министры Михаил Мишустин шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

«Бу елның тагын бер үзенчәлеге — мәктәпне тәмамлаучыларга 20 июньнән үк вузларга керү өчен гариза бирү мөмкинлеге, моны читтән торып та эшләргә мөмкин булачак, ә БДИ тапшырганнан соң нәтиҗәңне күрсәтергә мөмкин», — диде Мишустин Коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы Координацион совет президиумы утырышында.

Ул искәрткәнчә, быел дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм БДИ бүленә. 9 һәм 11 сыйныф укучыларының барысы да имтиханнар тапшырмыйча аттестат алачак. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында укуын дәвам итәргә теләүчеләр анда аттестат нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Югары белем алырга теләгән чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра ала — моның өчен 736 меңнән артык укучы теркәлгән.

«29 һәм 30 июньдә сынау имтиханы узачак. Без балалар катнашыннан башка, системаның ни дәрәҗәдә техник яктан җайга салынуын тикшерәчәкбез. Төп имтихан чоры 3 июльдән 23 июльгә кадәр узачак. 24 һәм 25 июль резерв көннәр. Моннан тыш, җитди сәбәпләр аркасында июльдә БДИ тапшыра алмаган укучылар өчен августта имтиханнар бирү мөмкинлеге булачак», — диде премьер.

Бу хакта тулырак: Татар-Информ сайтында


Возврат к списку