студент2020 выпускной
Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе кысасында «Россия – мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә студентларның җыелма онлайн-концерты узачак. Концерт Россиянең төрле шәһәрләрендәге студентларны берләштерәчәк, алар турыдан-туры эфирда үз фатирларыннан һәм тулай торактагы бүлмәләрдән барлык чыгарылыш курс студентларын котлаячак. Музыка, бию, театр һәм башка конкурсларда катнашып җиңүче студентлар, иҗат студияләрендә, берләшмәләрендә катнашучылар һәм быелгы чыгарылыш студентлары зур бәйрәмгә багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясаячак. Программага шулай ук иң яхшы студентлар концерт номерлары язмалары, кунаклар белән әңгәмәләр һәм социаль роликлар кертеләчәк, конкурслар һәм бүләк уйнатулар булачак.
КФУ матбугат үзәге материаллары буенча