Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге

ИҖТИМАГЫЙ-ИКЪТИСАДИ ФӘННӘР БҮЛЕГЕ

Иҗтимагый-икътисади фәннәр бүлеге 1996 елның 27 февралендә җәмгыять фәннәре өлкәсендәге төпле һәм гамәли тикшеренүләрне ТРда оештыру һәм берләштерү максаты белән төзелә

Бүлекне мөхбир әгъза Әхмәдиева Роза Шәйхәйдар кызы  җитәкли.


Бүлек составында эшлиләр:

 Хакыйкый әгъзалар
       Гафуров Илшат Рәфкать улы,
       Краснов Анатолий Васильевич,
       Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы,
       Сафиуллин Марат Рәшит улы,
       Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы,
       Фарукшин Мидхәт Хәбиб улы,
       Щелкунов Михаил Дмитриевич,
       Яковенко Александр Владимирович
 Мөхбир-әгъзалар 
       Габдулхаков Валерьян Фәрит улы,
       Демидова-Петрова Елизавета Викторовна ,
       Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы,
       Киселев Сергей Владимирович,
       Мингалиев Газиз Фуат улы,
       Хоменко Вадим Васильевич,
       Шарипов Салимзян Ахтямович
 Шәрәфле әгъзалар 
       Гринберг Руслан Семенович


Республикадагы фәнни эшчәнлекне координацияләү максаты белән бүлектә 7 фәнни совет эшли һәм аның эшендә 80 фән докторы һәм профессорлар, философия, икътисад, социология, политология, хокук, педагогика һәм психология өлкәсенә караган проблемалар буенча белгечләр катнаша. Бүлекнең эшләү чорында 260тан артык китап, монография, дәреслекләр, уку әсбаплары нәшер ителде, 960лап фәнни мәкалә басылды, иҗтимагый фәннәрнең актуаль проблемалары буенча 60тан артык фәнни һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде.

1996 елдан башлап “ТРның җитимагый-икътисади, хокукый һәм сәяси моделе” фәнни юнәлешен эшләү тормышка ашырылды. Аның җитәкчеләре – ТР ФА һәм РМА академигы М. Мәхмүтов, ТР ФА мөхбир-әгъзасы Ф. Хәмидуллин, профессор Ә. Гыйльманов. ТРның Социаль һәм икътисади үсеш дәүләт программасын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү, Дәүләт яшьләр сәясәтенең концепциясен, милли мәгарифнең докторинасын һәм концепциясен эшләү кебек аеруча мөһим бурычлар хәл ителде. Тикшеренү нәтиҗәләре, билгеле бер дәрәҗәдә, Татарстан җәмәгатьчелеген үсешкә этәрергә, милли мәдәниятне үстерергә, кешеләрдә плюралистик караш формалаштырырга һәм аларның сәяси культураларын күтәрергә ярдәм итә.

2001 елдан алып, бүлек 2001 – 2005 елларга Татарстан Республикасында Фәннең приоритетлы юнәлешләрен үстерү программасының “ТР иҗтимагый үсешенең төп тенденцияләре” фәнни юнәлеше буенча тикшеренүләр үткәрде һәм аларны координацияләде. Шушы юнәлеш кысаларында ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы В. Хоменко җитәкчелегендәге белгечләр коллективы 2006 – 2010 елларга һәм 2015 елга кадәр ТРның Социаль-икътисади үсеш программасы проектын, республика һәм гомумфедераль дәрәҗәдәге стратегик программа документларын әзерләүдә катнашты.

Бүлек составында “Прикладная семиотика” фәнни-тикшеренү институты эшли. Бүлекнең фәнни-методик җитәкчелеге астында ТР ФАнең Перспективалы экономик тикшеренүләр үзәге, Россия мәгариф академиясенең Профессиональ белем бирү педагогика һәм психология институты, “Сәләт” талантлы балалар һәм яшьләр социаль-педагогик комплексы эшли.

Бүлек әгъзалары диссертацияләр яклау буенча махсуслашкан күпсанлы Советларда эшли, фән кандидатлары әзерлиләр, булачак докторларга консультация бирә. 1996 елдан башлап төрле фәнни тармаклар буенча 127 кандидат һәм 29 фәннәр докторы әзерләнгән. Иҗтимагый-икътисади фәннәр бүлеге аспирантурасының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 75 кеше белем ала.