Фарукшин Мидхәт Хәбиб улы

Фарукшин Мидхәт Хәбиб улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин


1939 елда туган. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1998), фәлсәфә фәннәре докторы, профессор. ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе. Казан федераль университетының политология кафедрасы профессоры.

Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының дәүләт теориясе һәм хокук кафедрасы каршында аспирантура тәмамлый.

Фәнни тикшеренү тармагы – политологиянең теоретик мәсьәләләре. Сәяси партияләр һәм партия системалары теориясенә аеруча зур игътибар юнәлтә (монография һәм мәкаләләр бастыра). Җәмгыятьтә үзгәртеп кору шартларында барган демократлашу каршылыкларын өйрәнә; Россиядә күппартиялелек формалашу каршылыкларын; сәяси элитизм һәм сәяси регионалистика проблемаларын тикшерә.

Федерализмны Россия һәм чит ил контекстында чагыштырып өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. 2004 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Федерализм: теоретик һәм гамәли аспектлар» монографиясе Россиянең әйдәп баручы академик юридик журналында «хәзерге дөнья әдәбиятында федерализм мәсьәләләре буенча иң төпле фәнни хезмәт»ләрнең берсе буларак бәяләнә («Дәүләт һәм хокук», 2006, №1, 124 б.). 240тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән политология һәм хокук фәне буенча 14 монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмалары авторы. Халыкара алты грантка һәм Россия гуманитар фәнни фондының өч еллык тикшеренү эше грантына ия. Галимнең монографияләре төрле фәнни конкурсларда күп тапкырлар беренче һәм башка призлы урыннарга лаеклы дип табыла.

43 фән кандидаты хәзерләп чыгара, 7 докторлык диссертациясенә фәнни консультант сыйфатында ярдәм итә. Күп кенә Россия һәм халыкара конференцияләрдә, шул исәптән Мәскәү, Берлин, Сеул, Фукуокада (Япония) узган Халыкара сәяси фәннәр ассоциациясенең Дөньякүләм конгрессларында чыгыш ясый. Дәүләт документлары, атап әйткәндә, ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация проектын һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең яңа редакция проектын әзерләүче эшлекле төркемгә консультант һәм эксперт буларак чакырыла.

Россия сәяси фәннәр академиясе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең академигы. Халыкара сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, Россия сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында политология буенча фәнни-методик совет әгъзасы, ТР ФАдә политология буенча фәнни совет рәисе.

Тел.: (843) 233-77-04

Е-mail: Midkhat.Farukshin@kpfu.ru