Әхтәмҗан Абдулхан Абдрахман улы

Әхтәмҗан Абдулхан Абдрахман улы

Татарстан Республикасы Фәннәр а кадемиясенең шәрәфле әгъзасы

Абдулхан Абдрахман улы Әхтәмҗан


1930 елда туган. Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының МГИМОсында Европа һәм Америка илләре тарихы кафедрасы профессоры.

1954 елда чит илләр тарихчысы белгечлеге буенча СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын, 1958 елда – аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлый. СССР / РФ Тышкы эшләр министрлыгының МГИМОсында аспирант, доцент, профессор, МГИМО нәшриятының баш мөхәррире, Европа һәм Америка илләре тарихы һәм сәясәте кафедрасы мөдире булып эшли. Дипломатик рангы – СССР Тышкы эшләр министрлыгының 1 нче класслы Советнигы (1983).

Төп фәнни хезмәтләре халыкара мөнәсәбәтләр тарихы, Германия, Австрия һәм башка Европа илләре тарихына багышланган. Гыйльми эшчәнлегенең нәтиҗәләре ике йөздән артык фәнни басмада, аеруча «Бресттан Кильгәчә» (М.,1963 – Германия белән Россиянең 1917–1918 еллардагы мөнәсәбәтләре турында), «Раппало сәясәте. 1922–1932 елларда совет-герман дипломатик мөнәсәбәтләре» (М., 1974), «Германиянең берләшүе» (М., 1994), «Германия һәм Россия XX гасыр ахырында» (М., 2000), шулай ук фундаменталь коллектив хезмәт булган «СССРның халыкара мөнәсәбәтләр һәм тышкы сәясәт тарихы» (М., 1961) исемле монографияләрдә чагылыш таба. Фәнни хезмәтләр СССР, Германия, Австрия архивларындагы дипломатик документларны тикшерүгә нигезләнгән.

Чит илләрдәге федерализм тәҗрибәсенә таянып А.А. Әхтәмҗан Россия Федерациясендә милләтара һәм федерализмга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Россия халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләр, шулай ук биографик очерклар бастыра. МГИМОның Татарстан Республикасының фәнни һәм белем бирү учреждениеләре арасында хезмәттәшлек оештыра. 1998 елда Мәскәүдә үткәрелгән «Россия Федерациясен ныгыту мәсьәләләре: халыкара, федераль һәм региональ аспектлар» фәнни-гамәли конференциясен оештыруда актив катнаша, шулай ук күп кенә халыкара фәнни конференция, симпозиум һәм коллоквиумнарда катнаша, Европаның күп кенә илләрендә танылган. Аның фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм дипломатик һәм фәнни кадрлар әзерләүгә керткән өлеше аеруча киң танылу ала. Аның фәнни җитәкчелегендә егермедән артык тарих һәм сәясәт буенча фән кандидаты, шулай ук Европа илләре буенча ике йөздән артык белгеч әзерләнә.

А.А. Әхтәмҗан – Россия – Австрия җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, Россия – Германия дуслыгы лигасы рәистәше, Мәскәүдәге Татар академик фән җәмгыятенең рәисе.

«Халыклар дуслыгы ордены» белән, Австрия Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен Австриянең Алтын шәрәф билгесе ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Тел.: Мәскәү, 8(495) 434-60-67