Борhанов Әгъдәс Хөсәен улы

Борhанов Әгъдәс Хөсәен улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы 

Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов
(1920-2018)

Тарих фәннәре докторы (1966), профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1995). Россия дәүләт гуманитар университеты философия факультетының социология кафедрасы профессоры.

Бөтенсоюз юридик институтын (ВЮЗИ) тәмамлаган. 1939 елдан 1947 елга кадәр Совет армиясендә хезмәт иткән, Смоленск, Мурманск оборонасында, Төньяк Кореяне азат итүдә катнаша, Тын океан флотының Порт-Артур хәрби диңгез базасында (Кытай) хезмәт итә. Прокуратура тикшерүчесе, ВЮЗИның Сталинабад шәһәрендәге филиалында уку-укыту бүлеге мөдире, директоры булып эшли, Таҗик дәүләт университетында өлкән укытучы, доцент була, КАИ доценты, КПСС Татар обкомында фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире, КДПИ кафедра мөдире, Казан дәүләт университеты, Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институты доценты, Мәскәү консерваториясенең хәрби дирижёрлар факультеты, Мәскәү тарих һәм архив институты профессоры.

Фәнни тикшеренүләрдә мөһим нәтиҗәләргә ул вак һәм урта милекчеләр сыйныфы һәм аларның партияләре тарихы, милек фәлсәфәсе һәм социологиясе, татар милләтен үстерү мәсьәләләре өлкәсендә ирешә. Октябрь революциясе вакытында большевикларның меньшевик һәм эсер партияләре белән мөнәсәбәтләренең стратегиясен һәм тактикасын тикшерә. Октябрь революциясе тарихына сталинча карашны нигездән кире какканы өчен докторлык дәрәҗәсе 23 елдан артык (1990 елга кадәр) расланмыйча тора.

А.Х. Борһанов совет экономикасын дәүләткә бәйлелектән азат итү һәм милли байлыкларга хуҗа булган гражданнардан торган гражданлык җәмгыяте төзү концепциясен булдыра, шулай ук «Милек фәлсәфәсе һәм социологиясе» исемле махсус лекцияләр курсы эшли.

Өч йөзгә якын фәнни һәм фәнни-публицистик хезмәт, шул исәптән унбиш китап һәм брошюра авторы, шуларның өчесе – «Кайдан кая барасың, Россия?», «Милек фәлсәфәсе һәм социологиясе: Россия реалияләре», «Милек фәлсәфәсе: Россия һәм татар реалияләре» (рус һәм татар телләрендә) – 1996-2001 елларда басылып чыккан. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Россия һәм Совет империяләренең таркалуына китергән төп сәбәпләрне ачыклый. Ә алар, беренчедән, дәүләтнең күпчелек халыкның хосусый милек хокукын танымавы, икенчедән, илнең гадәти капиталистик үсешенә комачаулык иткән дәүләт бюрократиясенең, милекчеләрнең урта сыйныфы формалашуга юл куймыйча, үзе хакимлек итүче сыйныф буларак формалашу кебек сәбәпләрдән гыйбарәт.

А.Х. Борһанов татарларның милли хәрәкәте мәсьәләләренә багышланган күп кенә мәкалә бастыра, милли идея буларак милләтнең үз-үзен саклап калу концепциясен тәкъдим итә. Идеянең нигезендә татарларны физик хезмәт һәм акыл хезмәте пролетарийлары хәленнән (Маркс сүзе белән: «ялланган коллар») гражданнар (урта милекчеләр) хәленә үстерү максатын күздә тотып, милли капитал булдыру ята; бу, чынлыкта, табигый рәвештә эшмәкәрлеккә, хосусый милекчелек нигезендә хуҗалык алып баруга яраклашкан татарларны үс асылына кайтару милләт буларак тану булыр иде.

РФ Дәүләт Думасында милли азчылыклар турындагы закон проектын әзерләүче-консультант була.

2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, ундүрт медаль, шул исәптән «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Төньяк Заполярье оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән.