Бюргер Эдвард Дж.

Бюргер Эдвард Дж.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Эдвард Дж. Бюргер


1933 елда туган. Медицина фәннәре докторы, профессор. Сәламәтлек саклау сәясәтен анализлау институты (Вашингтон) директоры. ТР ФАнең чит ил әгъзасы.

Э.Дж.Бюргер – сәламәтлек саклауны оештыру һәм үстерү өлкәсендә дөньяда әйдәп баручы белгеч, Сәламәтлек саклау сәясәтен анализлау институтының нигез салучысы һәм директоры. Бу Институтның эшчәнлеге халыкара күләмдә югары бәяләнә, академик медицина үзәге, хакимият структуралары һәм сәнәгать арасындагы нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлекнең иң яхшы үрнәге булып тора.

Э.Дж. Бюргер 1960 елда Гарвард университетын тәмамлый. 1966 елда Гарвард җәмәгать сәламәтлеге медицина мәктәбендә докторлык диссертациясен яклый. 1969–1976 елларда фән һәм технологияләр өлкәсендә АКШ Президенты аппараты башкарма комитетының киңәшчесе, соңрак өлкән киңәшчесе булып эшли. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә биомедицина тикшеренүләре, дәүләт медицина иминлеге, гаиләне планлаштыру һәм сәламәт туклану федераль программалары гамәлгә ашырыла. Профессор Э.Дж. Бюргер катнашында кеше сәламәтлеге, мохитне саклау, сәламәтлек саклау хезмәтенең эш нәтиҗәлелеген һәм эффективлыгын арттыруга караган, АКШ хөкүмәте эшчәнлеген регламентлый торган күп кенә документлар әзерләнә. Бу еллар дәвамында Э.Дж. Бюргер төрле халыкара икътисади хезмәттәшлек оешмаларында АКШ хөкүмәтенең вәкиле була, АКШ–СССР хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша, шулай итеп, 1973 елда ике яклы килешүләренең имзалануына үз өлешен кертә. 1975 елдан Э.Дж. Бюргер Европаның БМО каршындагы икътисад комиссиясенең өлкән фәнни киңәшчесе итеп билгеләнә.

1997 елда Э.Дж.Бюргер тарафыннан, Америка табиблар колледжы, Казан медицина академиясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлектә, Россия табиблары өчен Евразия медицина белеме бирү программасына (ЕМБП) нигез салына.