Галиуллин Талгат Нәби улы

Галиуллин Талгат Нәби улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы

Галиуллин Тәлгать Нәби улы


1938 елда туган. Филология фәннәре докторы (1981), профессор (1983), ТР ФА мөхбир әгъзасы (1998), Россия гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы. ТРның атказанган фән эшлеклесе (1993). ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1961). 1968 елда – кандидатлык, 1981 елда – докторлык диссертациясе яклый. 1991-2015 елларда – Казан федераль университетының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире.

ХХ гасыр татар поэзиясен бербөтен әдәби процесс буларак кабул итү фәнни мәктәбен төзи. Хәзерге татар прозасының (повесть, автобиографик жанр, тарихи роман) әхлакый-эстетик проблемаларын, Башкортостанда яшәгән татар язучыларының әдәби мирасын өйрәнә.

Т.Н. Галиуллинның фәнни тикшеренүләре киңлеге һәм күптөрлелеге белән аерыла. Татар поэзиясе классиклары, аерым алганда, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким, Г. Афзал, Р. Фәйзуллин һ.б. иҗатын, аларның әхлакый-эстетик ачышларын, татар әдәбияты үсешенә керткән өлешен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре аерым әһәмияткә ия.

Йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 12 китап һәм монография авторы. Дүрт фән кандидаты һәм бер фән докторы әзерләгән. Т.Н. Галиуллин актив һәм нәтиҗәле рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Ике роман, унлап хикәя һәм публицистик мәкалә авторы.

«Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, Кол Гали һәм Г. Исхакый исемендәге премияләр лауреаты, бер төркем журналның редколлегия әгъзасы.

Тел.: (843) 292-39-09

E-mail: kazanmars@rambler.ru