Гарифуллин Фоат Әсәдулла улы

Гарифуллин Фоат Әсәдулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы

Гарифуллин Фоат Әсәдулла улы


1936 елда туган. Химик-технолог. Техник фәннәр докторы (1979), профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы (1992). КДТУның конструкцион материаллар технологиясе кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Казан химия-технология институтын, аспирантура, КДУның физика факультетын тәмамлый. Казан инженер-төзелеш институтында доцент булып эшли. 1966 елда – кандидатлык, 1979 елда докторлык диссертациясе яклый.

Хезмәтләренең фәнни юнәлеше – реология, күпфазалы системалар динамикасы, әлеге системаларда җылылык һәм масса алмашы.

Ф.А. Гарифуллин (үзенең укучылары белән автордашлыкта) полимерларның молекуляр характеристикасын киредән эшкәртүче машиналарда агымнар күчү режимына йогынтысын ачыклый, тирбәлү тотрыксызлыгының барлыкка килү мөмкинлегенә бәя бирә, тыгыз үзле сыеклыкларда конвектив җылылык алмашын тасвирлау өчен, реологик җавапның нәселдәнлек функционалын гадиләштерү юлларын тәкъдим итә, реологик катлаулы системаларга караган вариацион алгоритмнарны үстерә, оптик голография һәм аналогия чаралары белән гидродинамик һәм конвектив тотрыклылыкны тикшерүнең эксперименталь методларын тәкъдим итә.

350дән артык фәнни хезмәт, 9 монография, яңа уйлап табулар, 5 укыту кулланмасы авторы.

Аның җитәкчелегендә 29 кандидатлык һәм 12 докторлык диссертациясе якланган.

Соңгы елларда Ф.А. Гарифуллин неньютон сыеклыкларда бара торган фаза әверелешләре вакытында җылылык алмашы процессларын өйрәнү, мондый процессларны модельләштерүнең санлы методларын эшләү, реологик катлаулы системаларда турбулент агымның физик нигезләрен күп фазалыкны исәпкә алып анализлау, пиролиз мичләрдә кулланыла торган газларда радиацион җылылык алмашын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Ул күп еллар чит илләрдәге коллегалары белән актив хезмәттәшлек итә. Германия, Лондон, Оксфорд, Эксетер югары уку йортларында эшли, инглиз галимнәре белән берлектә фәнни тикшеренүләрдә катнаша, химия колледжлары студентлары каршында лекцияләр белән чыгыш ясый.

Ф.А. Гарифуллин – Татарстан Республикасының фән һәм техника буенча Дәүләт премиясе лауреаты, Соросов профессоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, авыр атлетика буенча халыкара категорияле судья.

Тел.: (843) 231-41-26

Е-mail: rami21@yandex.ru