Валеев Разиль Исмагилович

Валеев Разиль Исмагилович

Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Валиев Рәзил Исмәгыйль улы

(1947-2023)

М. Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтын “Әдәбият эше” белгечлеге буенча тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, “Европа-Азия” Халыкара Гуманитар Академиянең хакыйкый әгъзасы (академигы), Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән. М. Җәлил исемендәге Татарстан республика премиясенә һәм Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган. Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1990 – 1995), Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), икенче (1999-2004), өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган. Даими һөнәри нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. “ПЕН-клуб” халыкара язучылар оешмасының Татарстан “ПЕН-үзәге” президенты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен бирү комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. “Татарстан-Новый век – Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы әгъзасы, татар телен һәм мәдәниятын саклап калу һәм үстерү буенча иҗтимагый берләшмә – “Җыен” фонды идарәсе рәисе. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет әгъзасы. “Татмедиа”матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Директорлар советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.