Ильинская Ольга Николаевна

Ильинская Ольга Николаевна

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Ольга Николаевна Ильинская

1958 елда туган. ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (2007), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2011), биология фәннәре докторы, профессор. ТР Дәүләт премиясе лауреаты. КДУның микробиология кафедрасы мөдире.

О.Н. Ильинскаяның фәнни кызыксыну өлкәсе – микроб биотехнологиясенең фундаменталь нигезләре. Төп нәтиҗәләре – фермент-рибонуклеазларның биологик активлыгы өлкәсендә, аларның тәэсире механизмнарын билгеләү һәм алар нигезендә генинженер һәм шешләргә каршы йогынтылы табигый препаратлар эшләү. Моннан тыш, бер төркем нәтиҗәләре химик кушылмаларның генотоксиклыгын, микроорганизмнарда стресс вакытында азот оксидының ролен һәм бактерияләрнең гипометаболик торышын, шулай ук ксенобиотикларның микроб деструкциясен билгеләү белән бәйле.

О.Н. Ильинская – Казан дәүләт университеты биология-туфрак факультетының әйдәп баручы профессоры. Ольга Николаевна ТР ФА академигы, профессор И.Б. Лещинскаяның “Микроорганизм ферментлары” фәнни мәктәбе традицияләрен дәвам итә һәм үстерә. Ильинская җитәкчелегендәге кафедраның профессор-укытучылар составы әйдәп баручы фәнни-укыту коллективы буларак (Тем. план № 1.4.03) РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан (2003 елдан) билгеләнә. О.Н. Ильинская биосинтез һәм ферментлар биоинженериясе лабораториясе (НИЛ ББФ КГУ) белән фәнни җитәкчелек итә.

О.Н. Ильинская фәнни эш белән студент елларыннан бирле шөгыльләнә, 30 яшьтә – кандидатлык, 40 яшьтә докторлык диссертациясе яклый. 2002 елда «Микробиология» бүлегендәге эш циклы өчен МАИКның «Наука/Интерпериодика» премиясе лауреаты була, 2004 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

О.Н. Ильинская – 200дән артык басма хезмәт авторы, алар арасында 80гә якын мәкалә, 100дән артык конференция тезис һәм докладлары, 10 методик ярдәмлек, 3 дәреслек (аларның 2се – «Медицина микробиологиясе» РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы грифы белән, 1998 һәм 2001 еллар, 1 – «Микроб биотехнологиясе», 2007 ел – УМО грифы белән), 3 патент. О.Н. Ильинская җитәкчелегендә 11 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе якланган.

Россия һәм чит илләрдәге киң фәнни контактлар аркасында О.Н. Ильинская исеме фәнни җәмәгатьчелеккә билгеле булды. Ул 2005 елдан башлап һәр ел КДУ, Россия хитин җәмгыяте, КДУ белән Каппадокия югары мәктәбе оештырган халыкара конференцияләрнең оештыру комитеты рәисе, шулай ук 5 төрле конференциядә оештыру комитеты әгъзасы була. 1999-2000 елларда О.Н. Ильинская «Татарстан Республикасы халкының генетик куркынычсызлыгы» республика программасын эшләүдә актив катнаша. Соңгы өч елда 2 РФФИ гранты, Федераль максатчан фәнни-техник программа буенча 3 Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт контракты гранты, Аналитик ведомство максатчан программасы буенча 2 Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт контракты гранты, 2 ТР ФА гранты җитәкчесе була.

О.Н. Ильинская – “Тере системалар” юнәлеше буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы эшче группасы әгъзасы, РФАнең микробиология буенча фәнни советы, КДУның Д 212.081.08 диссертацион Советы, КДУның Гыйльми советы, мәгариф һәм фән өлкәсендә надзор буенча Федераль хезмәт Аттестацион эксперт комиссиясе әгъзасы, Вятка дәүләт университетының микробиология буенча ДАК рәисе (2007), Россия биотехнологлары җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе, Гиссен (Алмания) университеты белән партнерлык килешүенең КДУ ягыннан кураторы.

Тел.: (843) 231-52-55

Е-mail:alexei.kolpakov@ksu.ru