Сафин Радик Ильяс улы

Сафин Радик Ильяс улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Радик Ильяс улы Сафин


1969 елда туган. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2008), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор. Казан дәүләт аграр университетының «Үсемлекләрне саклау һәм селекция» кафедрасы мөдире.

Р.И. Сафинның төп фәнни юнәлешен Татарстан Республикасы шартларына яраклаштырылып авыл хуҗалыгы культураларын аз йөкләнешле зарарлы биологик объектлардан экологик яктан баланс сакланган, интеграллашкан, алдынгы саклау системасы эшләп чыгару тәшкил итә. Аның эзләнү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасы шартларында бәрәңге, сабан һәм уҗым бодае, шикәр чөгендере һәм көзге рапсны саклау буенча тәкъдимнәр бастырыла. Хәзерге вакытта ул актив рәвештә авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүдә ресурс саклый торган технологияләр өчен үсемлекләрне саклауның интеграцияле системаларын барлыкка китерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ел саен Р.И. Сафин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләре өчен үсемлекләрне саклау һәм селекция мәсьәләләре буенча квалификация күтәрү курслары уздырыла. Галим республика агрономнар конференцияләрендә катнаша, республика районнарында товар җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 2005 елда «Үсемлекләрне саклау һәм селекция» кафедрасы базасында агрария фәненең казанышларын җитештерү өлкәсенә кертү юнәлешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларына консультацион ярдәм күрсәтә торган «ТатАгроЭкс» информация һәм консультация үзәге төзелә. Р.И. Сафин 2005 һәм 2006 елларда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея» республикакүләм конкурсының җиңүчесе була.

145 хезмәт, шул исәптән 1 монография бастырып чыгара. РФнең 2 патентына ия. Д 220.035.01 диссертация советының гыйльми сәркатибе булып тора.

Р.И. Сафин җитәкчелегендә 1 докторлык һәм 5 кандидатлык диссертациясе хәзерләнә. Ул 4 аспирант һәм фәнни дәрәҗә алырга 5 дәгъвалаучының җитәкчесе булып тора.