Танзи Элизабет

Танзи Элизабет

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Танзи Элизабет


1953 елда туган. Медицина һәм биология фәннәре докторы, тарих фәннәре докторы, хәзерге чор медицина тарихы профессоры (Веллком Траст медицина тарихы үзәге, Лондон университеты колледжы, Бөекбритания); Бөекбритания Медицина фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы; Король табиблар җәмгыятенең шәрәфле академигы. ТР ФАнең чит ил әгъзасы (2011).

Элизабет Танзи нейрофизиология, фармакология, биохимия, анатомия, һәм шулай ук медицина, фармакология, фармация һәм фармацевтик индустрия тарихы өлкәләрендә уникаль белгеч булып санала. 1974 елда ул Шеффилд университетын тәмамлый, 1978 елда шунда ук кандидатлык диссертациясен яклый. 1990 елда Лондон университетында «Медицина тарихы һәм физиология, фармакология белгечлеге буенча докторлык диссертациясен яклап чыга.

Профессор Э. Танзи хәзерге медицина тарихын өйрәнү буенча уникаль фәнни эзләнүләр алып бара, тарих, медицина һәм биология өлкәләрендәге белгечләрнең үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә торган ХХ гасыр медицина тарихы төркемен нигезләүче булып тора. Аның җитәкчелегендә үткәрелә торган «Шаһитлар семинарлары» инновацияләр медицинасы һәм трансляцион медицинада тарихи мәгълүматларны җыю һәм анализлауның төп чыганагы һәм методологиясенә әйләнәләр. «Шаһитлар семинарлары» нәтиҗәләре буенча басылып чыккан язмалар хәзерге чор медицина тарихы буенча күптомлы кулланма буларак файдаланыла.

Галимә медицина тарихы өлкәсендә татарстан галимнәре белән актив хезмәттәшлек итә (Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе). Рус телен өйрәнә.

Профессор Э. Танзи – меңнән артык хезмәт, 16 китап авторы, хәзерге чор медицина тарихы өлкәсендә дөнья күргән алдынгы басмаларның авторы һәм автордашы, Бөекбритания Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Король табиблар җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, күпсанлы абруйлы бүләк һәм дипломнар иясе.