Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы

Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге академик-секретаре

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов


1948 елда туган. Экономика фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995). Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе ректоры (1996 елдан). Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1997), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998), РФ югары профессиональ мәктәбенең почетлы хезмәткәре (1999).

1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге һәм маркетингы экономикасы өлкәсендә белгеч. Җ.И. Фәйзрахмановның фәнни тикшеренүләре терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерүне күтәрү мәсьәләләрен өйрәнүгә, компьютер технологияләрен барлыкка китерү һәм кертүгә, АПКны реформалаштыруга багышланган.

Аның тарафыннан эшләнгән сөт терлекчелеге һәм терлек азыгы җитештерүдә фәнни-җитештерү системасы формалаштыруның төп положенияләре һәм күрсәтмәләре, техниканың оптималь составы һәм кулланылуын камильләштерү буенча методика, шулай ук терлек азыгы җитештерү модельләре комплексы Татарстан Республикасының күп кенә хуҗалыкларында практик кулланылыш тапты.

Җ.И. Фәйзрахманов җитәкчелегендә ТР аграр секторында реформаларны камильләштерү концепция һәм методологиясе эшләнгән, базар икътисады шартларында АПК экономикасын стабильләштерү һәм үстерүнең җентекле программасы тәкъдим ителгән.

Ул 62 фәнни, укыту-методик хезмәт, шул исәптән 7 монография һәм студентлар өчен 8 укыту кулланмасы һәм методик күрсәтмәләр, 6 фәнни-методик күрсәтмә авторы.

Җ.И. Фәйзрахманов галим һәм педагогларның үз мәктәбен булдырган, 8 фән кандидаты һәм 2 экономика фәннәре докторы әзерләгән.

Тел.: (843) 236-65-22

Факс: (843) 236-66-51

E-mail: info@kazgau.ru, info@ksha.ru