Хуҗин Фаяз Шәрип улы

Хуҗин Фаяз Шәрип улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Фаяз Шәрип улы Хуҗин


1951 елда туган. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2004), тарих фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТР ФА Археология институтының директор урынбасары.

1972 елда «Тарих» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1978 елда СССР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.

1987 елда СССР ФА Археология институты Ленинград бүлекчәсендә «Борынгы Биләр калдыклары: стратиграфия, хронология» темасына кандидатлык, 2002 елда Удмурт дәүләт университетында «Х ‒ ХIII гасыр башында Болгар шәһәрлеге» темасына докторлык диссертациясен яклый.

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Идел буе Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәүләтләренең археологиясе һәм тарихы.

Үзенең укытучысы А.Х. Халиков белән берлектә Биләр шәһәрлегендә югары фәнни-методологик дәрәҗәдә күп еллар алып барылган казу эшләре төбәктәге урта гасыр шәһәрләрен өйрәнүдә яңа этап булып торалар. Ф.Ш. Хуҗинның фәнни басмаларында тарихи һәйкәл стратиграфия һәм хронологиясенең бәхәсле мәсьәләләре хәл ителә, шәһәрнең монголларга кадәрге чорда үсеш динамикасы күзәтелә, Биләр-Болгар шәһәренең нигезе салыну вакытыннан алып аның башкала булуы турындагы фикер дәлилләнә.

1980-1990нчы елларда Ф.Ш. Хуҗин Суар, Җүкәтау һәм Чаллыда үткәрелгән экспедицияләргә җитәкчелек итә, Кирмән һәм Алабуга шәһәрлекләрендә казылма эшләрен оештыра. Галимнең хезмәтләрендә урта гасыр шәһәрләренең яшен билгеләү методологик проблемалары, беренче чиратта, археологик чыганаклар комплексы нигезендә эшләнә. Аның Казан шәһәренең барлыкка килү вакытын археологик дәлилләүгә багышланган хезмәтләре үз илебез һәм чит ил белгечләре арасында югары бәя һәм танылу ала. Ф.Ш. Хуҗин җитәкчелегендә Кремльнең иң борынгы ныгытмалары, Казан ханнары мавзолейлары, Кол Шәриф мәчете хәрабәләре өйрәнелә.

450дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт, шул исәптән 19 китап һәм монография («Чирмешән елгасы буендагы бөек шәһәр» (1995), «Монголларга кадәрге чорда Идел буе Болгар дәүләте» (1997), «X – XIII гасыр башы болгар шәһәре» (2001), «Борынгы болгарлар һәм Идел буе Болгар дәүләте. VIII – XIII гасыр башы» (2006), студентлар һәм урта мәктәп укучылары өчен дәреслек һәм кулланмалар авторы.

Ф.Ш. Хуҗинның фәнни редакциясендә 25кә якын китап хәзерләнә һәм дөнья күрә, шулар арасында 2006 елда дөнья күргән «Татар тарихы» җиде томлык хезмәтнең икенче томы ‒ «Идел буе Болгар дәүләте һәм Бөек дала» фундаменталь хезмәте дә бар.

Алты фән кандидаты һәм бер фән докторы хәзерли.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 292-50-48