Яруллин Рафинат Самат улы

Яруллин Рафинат Самат улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Яруллин Рафинат Самат улы


1943 елда туган. Химия фәннәре докторы, профессор, "Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге, фән һәм техника өлкәсендәге ТР Дәүләт премияләре лауреаты.

Р.С. Яруллин – нефтехимия һәм нефть эшкәртү өлкәсендә белгеч, 100дән артык фәнни хезмәт, 10 патент авторы. Р.С. Яруллинның фәнни һәм тикшеренү эшләренең зур өлеше нефтьле һәм нефтьсез чимал нигезендә нефтехимия продуктлары алу селектив каталитик процессларының фәнни нигезләрен эшләү өлкәсенә карый. Бу исә инде эшләнгән ысулларны органик синтезның башка практик әһәмияткә ия катализацияләнә торган реакцияләре өчен уңышлы куллану перспективаларын ача.

Аның тарафыннан эшләнгән технологияләр, фәнни яктан караганда, оригинал һәм перспектив санала, зур практик әһәмияткә ия һәм нефтехимия продукцияләренең энергия сыйдырышлыгын һәм үзкыйммәтен киметү өчен кулланыла. Әлеге эшләнмәләр Түбән Кама нефть эшкәртү заводы һәм Казан маслоэкстракцион заводында альфа-олефиннарның яңа нефтехимия җитештерүләрендә кулланылыш тапты.

Р.С. Яруллин укыту эшчәнлеге һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Аның фәнни җитәкчелегендә 1 фән кандидаты әзерләнгән, 3 фән кандидатының эше белән җитәкчелек итә.

Р.С. Яруллин Казан милли-тикшеренү технология университетының фәнни, белем бирү һәм җитештерү өлкәләрен үз эченә алган инновацион комплекс буларак үсешенә зур өлеш кертә.

«Тасма-холдинг» ААҖ мәйданында нефтехимия кластеры формалаштыру вакытында ТР вузларының нефтехимия предприятияләре белән үзара бәйләнешен булдыруга корылган «Химград» технополисы төзүдә Р.С. Яруллинның да өлеше зур. Технополисның состав өлеше булып, федераль программа нигезендә эшләнгән югары технологияләр сферасындагы технопарк тора.

Р.С. Яруллин җитәкчелегендә «Химград» технополисы территориясендә, нефть эшкәртү, нефтехимия һәм энергетика сферасында алдынгы энергоэффектив, ресурс саклау технологияләре, фәнни-техник эшкәртмәләр үзәге буларак, инновацион энергия саклау технологияләре үзәге ачыла.

технологияләрнең фәннән бизнеска трансферы мульти­функциональ үзәге буларак формалашкан һәм үз эченә тикшеренү лабораториясе, бизнес-инкубатор һәм консалтинг агентлыгын алган Татарстан Республикасы нанотехнологияләр үзәге дә Р.С. Яруллинның турыдан-туры катнашында төзелгән.

Р.С. Яруллин – «1999–2003, 2004–2008, 2010–2014 елларга ТР нефтегазохимия комплексы үсеше программасы»н эшләүче. Әлеге программа, республика икътисадының нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, Татарстанның нефть табу, нефть эшкәртү, химия һәм нефтехимиянең куәтле ресурс потенциалын берләштерергә һәм тупларга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта ул 2015–2020 елларга ТРның Нефтегазохимия комплексын үстерү программасын төзү өстендә эшли.

Р.С. Яруллин – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Казан милли-тикшеренү технология университетының Попечительләр советы әгъзасы, Полимерлар институтының Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясенең Химиклар союзы вице-президенты, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте әгъзасы, Россия ФАнең яңартылучы углеродлы һәм казылма чимал химиясе советы һәм аның бюро әгъзасы, РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премияләр тапшыру Ведомствоара советы әгъзасы.