Гортышов Юрий Федорович

Гортышов Юрий Федорович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Юрий Федорович Гортышов

1946 елда туган. ТР ФА академигы (2007), техник фәннәр докторы, профессор. РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. А.Н. Туполев исемендәге КДТУ ректоры (2007-2011), Энергоэффектив технологияләр институты директоры, җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы мөдире.

1970 елда Казан авиация институтының очу аппаратлары двигательләре факультетын «Аэродинамика һәм термодинамика» белгечлеге буенча тәмамлый. 1974 елда – кандидатлык, 1986 елда докторлык диссертациясе яклый.

Ю.Ф. Гортышов – энерго-машина төзелешенең двигатель һәм аппаратларын барлыкка китерү һәм эш процесслары өлкәсендә зур галим һәм белгеч. Ул оптималь конструкцияләрне проектлау һәм аларны эксплуатацияләү шартлары, энергоустановка һәм двигательләр элементларына ясалган нагрузкаларны билгеләүгә багышланган хезмәтләре аркылы билгеле. Аның катлаулы җылылык һәм көч аппаратлары, двигательләре һәм машиналарын тикшерү һәм сынау теориясе һәм техникасы буенча хезмәтләре, газотурбин технологияләргә нигезләнгән предприятиеләрне җылылык һәм электр белән тәэмин итүнең энергия саклау системасы буенча яңа эшләнмәләре танылу алды.

Ю.Ф. Гортышов – 265 фәнни хезмәт һәм инженерлык эшләнмәләренең авторы һәм автордашы, алар арасында үзәк нәшриятларда («Машиностроение», «Энергоатомиздат» һ.б.) басылган 9 монография, 25 патент, 18 чит илдә басылган хезмәт бар. Ул 20дән артык халыкара конференция һәм симпозиумда катнашкан, аларның күбесендә оештыру комитеты әгъзасы буларак катнашкан, лекция һәм докладлар белән Португалия, Һиндстан, Кытай, Алмания, Словакия, Италия, Франциядә чыгыш ясаган.

Ю.Ф. Гортышов – РФ Югары аттестация комиссиясенең эксперт советы әгъзасы, А.Н. Туполев исемендәге КДТУның диссертацион советы председателе, А.Н. Туполев исемендәге КДТУда һәм КДТУ (КХТИ)да 2 докторлык диссертацион советы әгъзасы, «Авиационная техника», «Вестник КГТУ» журналларының баш редакторы урынбасары.

Ю.Ф. Гортышов – республика һәм Россия программаларының фәнни проектларының авторы яки автордашы, күп тапкырлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФФИ һәм ТР ФА грантлар конкурслары җиңүчесе. Фәнни тикшерүләре әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтлары һәм университетлары белән берлектә үткәрелә, Ю.Ф. Гортышов һәм аның укучыларының фундаменталь хезмәтләр, методикалар, программа комплекслары рәвешендәге тикшеренү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы һәм аның чигеннән тыш предприятиеләр эшчәнлеге практикасында кулланыла.

Ю.Ф. Гортышовның иң яхшы эшләнмәләре халыкара һәм Россия күргәзмәләрендә катнашты, алтын медальләр белән бүләкләнде (Брюссель-Эврика (2003, 2005); Мәскәү, 2005; Бангкок, 2004; Лион, 2001; Женева, 2003 һ.б.).

Ю.Ф. Гортышов 5 доктор, 24 фән кандидаты әзерләгән, 4 докторант һәм 6 аспирантның консультанты. КАИның, Авиацион сәнәгать министрлыгының (1983) Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләнгән, Россиянең атаклы галимнәренә билгеләнә торган дәүләт фәнни стипендиясе лауреаты, СССР Югары уку йортлары министрлыгының иң яхшы фәнни-тикшеренү эше өчен премиясе лауреаты (1985), академик Янгель исемендәге медаль белән бүләкләнгән (1992). PAEH, SAE, Авиация һәм һава агымы академигы.

Тел.: (843) 231-05-10

Факс: (843) 292-21-41

Е-mail: Juriy.gortyshov@ksu-kai.ru