Абдрахманов Расим Миндрахман улы

Абдрахманов Расим Миндрахман улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Расим Миндрахман улы Абдрахманов 


1958 елда туган. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетының дерматовенерология кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасының атказанган врачы.

Р.М. Абдрахманов – дерматовенерология өлкәсендә зур галим һәм белгеч. Үзенең тире авыруларына багышланган хезмәтләре, даруларның авыру кешенең организмына тискәре тәэсирен киметү максатыннан, дерматозларны дәвалауда яңа диагностика методлары кертү һәм дәвалауны рациональләштерүе, аппарат белән дәвалау ысулларын гамәлгә кертүе белән таныла. Халыкның репродуктив сәламәтлеген саклауга багышланган хезмәтләре дә киң танылыш ала.

Р.М. Абдрахманов – 217 фәнни хезмәт авторы һәм соавторы, шул исәптән 5 монография («Гөмбәчекле тире авыруларының кайбер формаларын дәвалауда баротерапия», «Татарстан Республикасында микозлар», «Репродуктив система авырулары булган кешеләрне күзәтеп торуда цифрлы эндоскопик технологияләр», 3 патент.

Псориаз авыруының авыр һәм инвалидлыкка китерә торган формаларына багышланган 2 халыкара клиник тикшенеүдә төп галим, дерматовенерологиянең төрле тармакларына багышланган 6 фәнни хезмәтләр җыентыгының баш мөхәррире булып тора.

Аның җитәкчелегендә төрле белгечлектәге табиблар катнашкан 6 бөтенроссия дисциплинаара фәнни-гамәли конференция оештырыла һәм үткәрелә. Күп мәртәбәләр төрле бөтенроссия конференцияләрендә, корылтай, симпозиумнарда докладлар белән чыгыш ясый.

Хәзерге вакытта Бөтенроссия дерматовенерологлар җәмгыятенең Татарстан региональ бүлегенең рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензия бирү һәм халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүгә күзәтчелек итү идарәсенең эксперт-консультанты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы табибларга квалификация категорияләре бирә торган Республика аттестация комиссиясе әгъзасы булып тора.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә.

Р.М. Абдрахманов 5 медицина фәннәре кандидаты әзерли, хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә 3 фәнни тикшеренү эше алып барыла.