Эшчәнлек юнәлешләре

Семиотика – кешелек җәмгыятендәге тамгаларның һәм тамга системаларының семантикасын һәм үзлекләрен өйрәнә торган фән. Семиотик эзләнүләрнең иң әһәмиятле объекты – табигый тел, иң әһәмиятле проблемасы – тел берәмлекләренең мәгънәсен танып алу (интерпретация) һәм чагылдыру.

Гамәли семиотика – ясалма интеллект парадигмасы кысаларында үсеш алган һәм санак кушымталарының махсуслаштырылган тамга системалары модельләрен төзү һәм өйрәнүгә юнәлтелгән фән юнәлеше.

Гамәли семиотиканың идеяләрен, модельләрен һәм ысулларын куллануның төп өлкәләре:

  • Санак системалары белән табигый телдә аралаштыручы интерфейслар;
  • Табигый телгә якын торган күренешләр белән эшли торган белем базалары (семиотик белем базалары);
  • Формаль тасвирлавы авыр булган катлаулы объектларны автоматик рәвештә проектлаучы системалар;
  • Идарә итә торган формаль модельләрен төзүләре авыр булган катлаулы объектлар белән идарә итү.

Гамәли семиотика фәне предмет өлкәсенең формаль-лингвистик модельләрен, гамәли мәсьәләләрнең логик-лингвистик модельләрен һәм хисаплау модельләре һәм ысулларының җыелмаларын берләштерә. Гамәли семиотиканы куллану динамик яки җитешмәгән һәм еш кына каршылыклы мәгълүматлы модельләрне төзүдә (икътисад, сәясәт, социаль өлкә, саклану, катлаулы техник системалар проектлау һ.б. өлкләләрдә) сизелерлек зур һәм гамәли яктан файдалы нәтиҗәләр китерә ала.

ТР ФА Гамәли семиотика институтында «Гуманитар өлкәдә семиотик модельләштерү» фәнни юнәлеше үсеш ала. Ул түбәндәге мәсьәләләрне чишү өчен башкарылган фундаменталь һәм гамәли эзләнүләргә бәйле:

  • Интеллектуаль санак технологияләрендәге лингвистик модельләр. Интеллектуаль гуманитар һәм уку-укыту кушымталарындагы рус һәм татар телләренең лингвистик модельләрен өйрәнү һәм гамәлгә ашыру.
  • Машина тәрҗемәсе. Төрки телләрнең морфология һәм синтаксис ягыннан якын булу идеясе нигезендә машина тәрҗемәсе системаларын төзү. Статистик һәм нейрочелтәр модельләре нигезендә русча-татарча тәрҗемә системаларын эшләү.
  • Корпус эзләнүләре. Гуманитар һәм уку-укыту программалары өчен татар теленең электрон корпусын эшләү. Тел корпусыннан лингвистик модельләрне һәм ресурсларны төзү өчен бай материал алып була. Ул материалларны машина тәрҗемәсе, сөйләм технологияләре, семиотик һәм когнитив эзләнүләр өчен кулланып була.
  • Сөйләм технологияләре. Татар сөйләмен анализлау һәм синтезлау системаларын өйрәнү һәм ясау.
  • Онтологик модельләү. Интеллектуаль системалар өчен төрле предмет өлкәләренең онтологияләрен һәм тезаурусларын төзү.
  • Электрон дәреслекләр һәм уку-укыту системаларын проектлау. Мәгарифтә гамәли интеллектуаль системалар төзү өчен семиотик модельләрне өйрәнү.