Тарих

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан Дәүләт Университетының “Шәкли фәһем” уртак фәнни-эзләнүләр лабораториясенең (ТФА һәм КДУ ШФ УФЭЛ) “ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы” (1994-2001 еллар) кысаларында эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат

Фото лаборатории ИИ

ТФА һәм КДУ ЯИП УФТЛ (фәнни җитәкче – физика һәм математика фәннәре докторы, техник фәннәр докторы, профессор Р.Г. Бухараев, лаборатория мөдире – Җ.Ш. Сөләйманов) 1993 елның 1 июлендә санак лингвистикасы өлкәсендә фундаменталь фәнни-эзләнүләр һәм гамәли эшләр башкару, 2005 елга кадәр  “Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә куюны тәэмин итү. Концептуаль-алгоритмик модель” исемле ТФА Фәнни-гамәли программасы кысаларындагы мәсьәләләрне чишү һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы кысаларында татар телен дәүләт теле буларак информацион технологияләрдә куллану чараларын булдыру өчен төзелә.

ТФА һәм КДУ ЯИП УФТЛ республикада информацион  технологияләргә татар телен кертү буенча эксперт оешмасы була (ТР МК 1996 елның 9 декабреннән 1062 номерлы карары) һәм ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасының “Татар телен эшләтүне тәэмин итү буенча чаралар системасында мәгълүмати технологияләрне кертү” исемле VI бүлеген гамәлгә кую буенча нигез лаборатория булып тора.

Эшчәнлек юнәлешләре

Лабораториянең фәнни юнәлеше – ясалма интеллект өлкәсендәге эзләнүләр, ясалма кеше-машина интерфейсын синтезлау методологиясен һәм принципларын эшләү. Төп игътибар санак белән табигый телдә аралашу мәсьәләләренә юнәлтелә. Әлеге эзләнүләр табигый телнең проблемалы диалектлары нигезендә кеше-машина диалогларының алгоритмнарының семантикасын анализлаудан һәм логик-математик модельләрен тудырудан башланган. (Бухараев Р.Г., Сулейманов Д.Ш. "Семантический анализ в вопросно-ответных системах", Казань, КГУ, 1990г. монографиясен карагыз.)

Әлеге методология нигезендә “контекст белән идарә итү”, “көтелгән мәгънә” һәм “контексттагы класс күплегенең ачыклыгы” принциплары ята. Аларны куллануның эффективлыгы эксперименталь лингвистик процессорларны булдыру һәм аларны санак тарафыннан укучылар белемен сорау-җавап режимында тикшерү белән расланган. Мәгънәне кодлаштыру һәм танып алу процессларын өйрәнү һәм модельләштерү югарыда аталган өч принцип нигезендә дәвам ителә.

Ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренүләрнең икенче юнәлеше грамматиканы тудыра һәм сөйләмне генерацияли торган когнитив механизмнарны өйрәнүгә багышланган. Беренче юнәлеш оешкан (ләкин тере) телгә кагылып конкрет текстны генерацияләү һәм аның мәгънәсен ачыклау законнарын өйрәнсә, икенче юнәлеш тел оешу процессларының әйберләр дөньясын барлык яктан чагылдыру чарасы буларак өйрәнә.  (О.А. Невзорованың "Формальная модель реконструкции морфологических категорий естественного языка на основе текстов" кандидатлык диссертациясен карагыз).

Лабораториянең ясалма интеллект өлкәсендәге төп эзләнүләренә аның татар телен инфокоммуникацион технологияләренә кертү һәм милли машина фондын булдыру буенча гамәли эшләнмәләре тыгыз берләшә.
Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә куя торган санак чараларын булдыру буенча гамәли эшләнмәләр Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы кысаларында башкарыла. ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә.