Яңалыклар
21.08.2023
8-10 сентябрьдә профессор Р.Г. Бухараев истәлегенә багышланган Tatar.Бу Хакатон уздырылачак
Мәктәп укучыларын һәм студентларны мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән кушымта һәм сервислар булдырырга чакырабыз! Катнашучылар:
- 7-11 сыйныф укучылары;
- көллият студентлары;
- 1-5 курс югары уку йорты студентлары.
Рольләр: программа белән тәэмин ителеш (ПО) өлкәсендә эшләүче, Data Science белгече, дизайнер, маркетолог, менеджер, аналитик, тәрҗемәче яки лингвист.
Катнашу өчен топ-3 сәбәп:
- идеяне тормышка ашыру һәм прототип булдыру;
- ябык инструментлар белән эшләү;
- ТР Фәннәр академиясендә стажировка үтү.
Бүләкләү фонды: 300 000 сум.
Үткәрелү вакыты:
15 август - 5 сентябрь — команда җыю, гариза бирү;
6 сентябрь — командаларны сайлап алу, катнашучы командаларны игълан итү;
8-10 сентябрь — хакатон, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне игълан итү.
Үткәрелү урыны: Башир Рамеев исемендәге «ИТ-парк» (Казан шәһәре, Спартаковская, 2Б)
Хакатонда катнашу бушлай.
Хакатонның эш телләре - рус һәм татар телләре.
Регистрация үтү: https://kazandigitalweek.com/ru/site/events/33
