Яңалыклар
29.03.2024
Институт хезмәткәрләре республиканың Дәүләт Советы утырышында узган күргәзмәдә катнашты
ТР Дәүләт Советының илле икенче утырышы кысаларында ТР Фәннәр академиясе күргәзмәсе оештырылды.Ул Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елына багышланды. Депутатларга һәм чакырылган кунакларга ТР Фәннәр академиясенең фәнни бүлекчәләре һәм институтлары эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Гамәли семиотика институты, аның фәнни юнәлешләре, эшләнмәләре һәм нәтиҗәләре турында институтның директор урынбасары Айрат Гатиатуллин сөйләде.