Яңалыклар

Остазыбыз һәм фәнни җитәкчебез Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 15.03.2025

Остазыбыз һәм фәнни җитәкчебез Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Җәүдәт Шәүкәт улы! 

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты коллективы Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлый! 
Сез - дөньяда ясалма интеллект, социаль педагогика, компьютер белем бирү технологияләре һәм киң фәнни белем бирү өлкәсендәге фәнни-гамәли нәтиҗәләрегез белән танылган абруйлы галим. Сезнең башлангыч һәм турыдан-туры җитәкчелегегез астында ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына нигез салынды. Җитәкче яки катнашучы буларак чыгыш ясаган фән өлкәләрендә Сез һичшиксез уңышка һәм сыйфатлы фәнни һәм гамәли нәтиҗәләргә ирештегез. 1977 елдан, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механик-математика факультетында һәм ВМК факультетының теоретик кибернетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укыганнан соң, максатчанлыгыгыз, эшкә яратуыгыз һәм фәнни потенциалыгыз аркасында, Сез ассистенттан КФУ профессорына һәм ТР Фәннәр академиясе академигына кадәрге һөнәри үсешнең барлык этапларын үттегез. Нигезле, принципиаль, тирән әхлакый һәм рухи нигезләр кешесе буларак, шулай ук тормышка оптимизм бешән каравыгыз аркасында хезмәттәшләрегезне илһамландыручы һәм берләштерүче шәхес булып торасыз, теләсә нинди тормыш авырлыкларын җиңүче мисалы булып торасыз. 
 Сезнең хезмәтләрегез республика җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнеп, «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе», «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә аиказанган хезмәткәр» исемнәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендәге күкрәк билгесе, ТР Фәннәр академиясенең «Фән өлкәсендәге казанышлар өчен» көмеш медале, Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча нәтиҗәле хезмәтегез өчен Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыкка күмелгән көннәр белән беррәттән, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз мәхәббәтен, хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыбызның ихтирамын тоеп, алга таба да рух ныклыгын югалтмыйча, иминлектә яшәргә, нәтиҗәле фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып барырга насыйп булсын дип телибез!

 Ихтирам белән, Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре.

Возврат к списку