Яңалыклар

Дискуссия-аналитика клубының утырышы 19.03.2025

Дискуссия-аналитика клубының утырышы

18 мартта Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында тел сәясәте буенча оештырылган Дискуссия-аналитика клубының 42 нче онлайн-утырышы булды. 

“Татар телен үстерүне цифрлы хәл итү юллары” темасына доклад белән институт директоры Ринат Гыйльмуллин һәм директор урынбасары Айрат Гатиатуллин чыгыш ясады.

 Утырышны Андрей Александрович Кибрик, РФА Тел белеме институты директоры алып барды. 

Ике сәгать дәвамында конференциядә катнашучылар онлайн форматта безнең хезмәткәрләрнең һәм команда җитәкчесенең RnD Сбер департаментында машина өйрәтү модельләрен эшләү буенча команда җитәкчесе С.А.Аверкиев докладларын тыңладылар, шулай ук күпсанлы сорауларга җаваплар алдылар.

Возврат к списку