Яңалыклар

Казанда - Мәдәният көне
Бүген Казанда Мәдәният көненә багышланган чаралар уза. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бинасында "Мәдәнияттә цифрлы технологияләр: Татарстан республикасында Digital Humanities проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Институт директоры урынбасары Айрат Гатиатуллин түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Институтта татар телен цифрлаштыру өлкәсендәге тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде һәм академия институтларының эш нәтиҗәләрен берләштерә торган онтолингвистик платформа белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.