Яңалыклар

Институт хезмәткәрләре Россия венчур форумында катнаша 10.04.2025

Институт хезмәткәрләре Россия венчур форумында катнаша

Казанда уза торган Россия венчур форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТatSoft тәрҗемә сервисын тәкъдим итте.
 Институт директоры Ринат Гыйльмуллин форум кунакларын институтта тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 
Кунаклар арасында Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бар иде. 

 ТatSoft тавышлы тәрҗемә сервисы – Гамәли семиотика институтында башкарылган проектларның берсе. Аның ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 145 иленнән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

Возврат к списку