Яңалыклар

TatSoft — сезнең ярдәмчегез!
26 апрель — Ана теле көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде. TatSoft боты - https://t.me/ips_tatsoft_bot
- урысча текстны татарчага тәрҗемә итә
- сөйләмен текстка әйләндерә
- татарча текстны сөйләмгә әйләндерә
Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.
Рәхим итеп кулланыгыз!