Яңалыклар

Институт хезмәткәрләре «Компьютер лингвистикасының заманча технологияләре – CTCL 2025» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар
Бүген Ташкент шәһәрендә Мирзо Олугбәк исемендәге Үзбәкстан Милли университетында «Компьютер лингвистикасының заманча технологияләре -CTCL 2025» халыкара фәнни-гамәли конференция узды.Конференциядә корпус лингвистикасының актуаль мәсьәләләре, тел белемендә компьютер технологияләре, хәзерге лингвистиканың теоретик һәм практик мәсьәләләре каралды.
Институт директоры урынбасары Айрат Рафиз улы Гатиатуллин «Белем графлары базасында онтолингвистик платформа» темасына доклад белән чыгыш ясады. Конференциядә катнашучыларда хезмәттәшебезнең чыгышы кызыксыну уятты.