Яңалыклар
13.06.2025
Институт хезмәткәрләре Төркмәнстанда узган халыкара фәнни конференциядә катнашты
12-13 июньдә Ашхабадта «Кодрәтле дәүләтнең яңа дәверен торгызу чорында фән, техника һәм инновацион технологияләр»дип исемләнгән халыкара фәнни конференция узды. Институт хезмәткәрләре "Мәгълүмати системалар, компьютер технологияләре" секциясендә катнашты. Институтның директор урынбасары Айрат Гатиатуллин “Төрки телләрне компьютерлар белән эшкәртү” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Чарада Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай һәм башка илләрнең фәнни учреждениеләре вәкилләре катнашты.
