Яңалыклар
17.07.2025
Гамәли семиотика институты аспирантурага чакыра
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты “1.2.2.Математик модельләштерү, санлы ысуллар һәм программа комплекслары” фәнни белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыра.Аспирантура программаларын үзләштерүгә югары белеме булган затлар кертелә. Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча гражданнарны аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча башкарыла.
Кабул итү имтиханнары 2025 елның 1 сентябреннән 19 сентябренә кадәр узачак.
Тулы мәгълүмат алу өчен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегенә мөрәҗәгать итү сорала:
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-78-78
E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru
Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20нче йорт, 405 каб. («Кремль» метро станциясе)
