Яңалыклар
01.09.2025
12-14 сентябрь көннәрендә Казанда Tatar.Бу хакатоны узачак
2025 елның 12-14 сентябрендә Казан шәһәре, Татарстан ур., 2 адресы буенча КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданчыгында Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон» узачак.«Tatar.Бу Хакатон» – ярыш чарасы, анда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары һәм студентлары татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-чишелешләрнең прототипларын эшләчәкләр.
Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.
Чараны оештыручылар — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, «Сәләт» ТРМФ, «Сәләт» МЦ ДБУ һәм «Санак лаб» мәгариф лабораториясе тарафыннан КФУның Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы.
Катнашучылар: 7-11 сыйныф укучылары, югары уку йортларының һәм көллиятләрнең 1-5 курс студентлары.
Рольләр: ПО, Data Science эшләүчеләр белгечләр, дизайнерлар, маркетологлар, менеджерлар, аналитиклар, тәрҗемәчеләр һәм лингвистлар. Бүләкләү фонды: 600 000 сум.
Үткәрү даталары: 1 август - 5 сентябрь – командаларны җыю, заявка бирү;
3-5 сентябрьдә - командаларны сайлап алу, хакатонда катнашучылар командаларын игълан итү;
12-14 сентябрьдә - Хакатон, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне игълан итү.
Уздыру урыны: КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, 33нче бина (Казан, Татарстан ур., 2нче йорт).
Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.
