Яңалыклар
17.09.2025
Казан ЭКСПО күргәзмә комплексы мәйданчыгында KazanDigital Week-2025 халыкара форумы эшли
Белешмә өчен: Әлеге чарага быел дөньяның 76 иленнән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 20 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Фикер алышуларның төп темасы – ясалма интеллект нигезендә цифрлы продуктлар булдыру һәм үстерү. Биредә Татарстан Фәннәр академиясе күргәзмә стенды кысаларында безнең Институт та биредә берничә проект тәкъдим итә:
«TurkTEL» порталы – төрки телләрнең структур-функциональ үзенчәлекләрен исәпкә алып, фәнни тикшеренүләр башкарырга мөмкинлек бирә һәм компьютер лингвистикасы, лингвистик типология өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә карата таләпләргә туры килә торган проект.
Иннополис университеты белән берлектә тормышка ашырыла торган проектлар:
«3D-реконструкция» проекты ярдәмендә шәхсән аерым кеше яки тарих өчен мөһим объектның 3D-моделен ясауһәм аны 3D-проект итеп үстерү мөмкинлеге ачыла. Бүгенге көндә әлеге технология белән Әкият театры өчен ЗD-гид эшләү күздә тотыла.
«Agentic Al» GPS һәм координаталарсыз гына семантик командалар ярдәмендә пилотсыз навигация һәм 3D-сканлау өчен хезмәт итәчәк.
Сбер компаниясе белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә эшләнгән проектлар:
«SBER DEVICES акыллы җайланмалары» (Акыллы йорт, акыллы колонка җайланмалары, шулай ук GigaChat нейрочелтәре, Salute Speech тавышны тану һәм синтезлау программасы, Salute тавыш ассистенты, Jazz for Business видеокоммуникация мөмкинлеге)
«Сберда ясалма интеллект куллану кейслары: киләчәк технологияләре белән узганны саклыйбыз» проекты нигезендә гасырлар аша килгән һәм бүгенге мирасны киләчәк буынга җиткерү мөмкинлекләре тормышка ашырыла.
Очрашу урыны:
А2 павильоны, 9.3 стенды Вакыты: 17–19 сентябрь, 9:00 – 18:00
